news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Укытучының вазифалары, хокуклары төгәл язылган норматив документ кирәк

Иҗтимагый һәм профсоюз оешмаларына, ата-аналар җәмәгатьчелегенә, журналистлар бергәлегенә көчләрне берләштерү зарур

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге көндә илдә, республикада мәктәп һәм укытучылар өчен дә, җәмгыять өчен дә проблемалар хәттин ашкан, шуңа күрә дә, аларны күләмлерәк хәл итәр өчен, быел Укытучы елы игълан ителде. Әмма иң эчпошыргычы – җәмгыятьтә, ә укытучылар – җәмгыятьнең бер өлеше, чын диалог культурасы юк. Аралашу культурасын укытучылар үсеп килүче буында тәрбияләргә тиеш булса, андый сыйфатлар укытучыларның үзләрендә дә тәрбияләнергә тиеш. Җәмгыять тормышында укытучының абруен һәм ролен күтәрү – көн таләбе.

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Яңа гасыр. Укытучы һәм җәмгыять” темасына уздырылган “түгәрәк өстәл” утырышын ачып, ТР Дәүләт Советы секретаре, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе теләктәшләре региональ координацион советы рәисе Валентина Липужина шулай дип белдерде.

ТР Җәмәгать палатасының икътисади сәясәт һәм өстенлекле программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Юрий Прохоров, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Прокуратурасы балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтчелек итү буенча бүлеге прокуроры Ханиф Гарифуллин, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең региональ бүлеге һәм “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте, ТР профсоюзлары вәкилләре, мәгариф системасы җитәкчеләре, республиканың югары һәм урта мәктәп укытучылары, зур галим-педагоглар катнашындагы утырышта проблемаларның төрлесе кузгатылды, бүгенге вазгыять бәяләнде.

Д.Мостафин сүзләренчә, республикада һәр министрлык Укытучы елына үзенең чарасын әзерли. Муниципаль берәмлекләр, предприятие һәм оешмалар да, укучы балаларның кайсы укытучыга өстенлекле карашын өйрәнеп, гади укытучыларны бүләкләсә, авылларда җирле үзидарәләр авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә биргән кебек фураж, печән ише терлек-туар асрау өчен ярдәм күрсәтсә ничек әйбәт булыр иде, халык алдында укытучы абруен күтәрүдә үзенең ролен уйнар иде, диде. ”Элек “Алгарыш” программасы буенча конкурс аша чит илләрдә чит тел укытучылары гына стажировкага чыга алса, хәзер бу мөмкинлек теләсә кайсы предмет укытучысына бирелә. Гомумән, дәүләт дәрәҗәсендә быел укытучылар өчен зур мөмкинлекләр ачыла: шактый гына федераль һәм региональ проектларга быел старт бирелә... Якын 3 елда регионнарның барысы да хезмәт хакы түләү буенча яңа системага күчәргә тиеш, биредә нәтиҗәле эшләүче укытучыларны кызыксындыру турында сүз бара. Укытучының эшчәнлеге яңа мәгариф стандартларында чагылыш таба”, - дип искәртте министр урынбасары.

Укытучылар исеменнән чыгыш ясаучылар, әйтик, “Бердәм Россия”партиясе ил җитәкчелегенә төрле-төрле илкүләм проектларны берьюлы көчкә-көчкә гамәлгә ашырганчы, бәлки бер өлкәгә, мәсәлән, Укытучы елы булганга, укытучыларга, мәгарифкә кагылышлысын зур нәтиҗә белән башкарып чыксын дип мөрәҗәгать итәр; укытучыларга сайлау кампаниясе барышында эшләү, ремонт ясау һ.б. бик күптөрле белем бирүгә бөтенләй дә бәйле булмаган эшләр йөкләнүен исәпкә алып, укытучының вазифалары, хокуклары төгәл язылган норматив документ кабул ителсен, укытучыны аттестацияләүдә үзгәрешләр кертергә, мәктәп эшчәнлеге аудитын җәелдерергә, инвентаризация үткәрергә кирәк, мәктәптә ата-аналар белән эшне яңадан карап чыгарга һәм үзгәрешләр кертергә һ.б. тәкъдимнәр белән чыктылар. ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф,мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Кузьмина сүзләренчә, әлеге норматив документ буенча эш алып барыла, комитет исә якын арада булачак утырышта укытучы статусын күтәрүгә бәйле мәсьәләләрне күтәрәчәк, дип ышандырды.

Укытучының абруен күтәрү, үсеп килүче буынны тәрбияләү республиканың социаль һәм иҗтимагый-сәяси тормышында өстенлекле өлкә, 2010 ел илдә мәгарифне модернизацияләүдәнең җитди башлангычы булырга тиеш. “Яңа гасыр. Укытучы һәм җәмгыять” темасына уздырылган утырышта катнашучылар иҗтимагый һәм профсоюз оешмаларына, ата-аналар җәмәгатьчелегенә, журналистлар бергәлегенә тормыш-яшәеш өчен мөһим булган шушы дәүләткүләм проблеманы хәл итүдә көчләрне берләштерүгә чакырып, мөрәҗәгать белән чыктылар.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100