news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Украинадагы хәрби операциядә Татарстаннан Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры һәлак булган

Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Татарстанның Актаныш районыннан Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры Артур Камалов һәлак булган. Шул хактагы мәгълүмат район хакимияте сайтында урнаштырылган.

Мәрхүм белән кичә хушлашканнар, аны соңгы юлга озатырга дистәләгән кеше килгән. Камаловның фронтка үз теләге белән китүе билгеле, 19 июльдә ул каты яраланган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Артур Камалов 1967 елның 17 ноябрендә Актаныш районының Әҗәкүл авылында туган. Озак еллар район эчке эшләр бүлегендә юл-патруль хезмәте инспекторы булып эшләгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100