news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында туган Хәйдәр Әфләтунов Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган

Татарстанның Мамадыш районында туган Хәйдәр Әфләтунов Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. Район хакимиятенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына әлеге мәгълүматны расладылар.

Сержантның нинди шартларда үлүенә ачыклык кертмәделәр. Аның 23 майда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булуы гына билгеле.

Әфләтунов 1993 елның 31 мартында Яңа Комазан авылында туган. Шунда мәктәпне тәмамлаган, аннары армиягә киткән. Армиядән соң контракт буенча хезмәт итәргә карар кылган.

Әфләтуновка 28 яшь иде. Аны Ульяновскида җирләделәр. Сержантның хатыны һәм кечкенә баласы ятим калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100