news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинадагы махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән Түбән Кама кешесен җирләделәр

Украинада махсус операциядә Татарстаннан тагын бер кеше һәлак булды. Кичә Түбән Камада Николай Федоровны җирләделәр, дип сөйләделәр Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәтендә..

Башта Федоров Украинага волонтер буларак китә, аннары үз теләге белән сафка баса. Ул 2 июльдә Луганск Халык Республикасының Попасненский районында Николаевка авылын штурмлау вакытында һәлак була.

Аңа 54 яшь булган. Аның әнисе һәм сеңлесе калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100