Украинадагы махсус хәрби операциядә Татарстаннан өч кеше – Евгений Зорин, Андрей Винников һәм Ринат Бикмурзин һәлак булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Евгений Зорин Татарстанның Чирмешән районында туып үскән. Ул Украинага үз теләге белән киткән, 13 июльдә һәлак булган. Евгений Зорин белән хушлашу мәрасиме кичә узды. Аның хатыны һәм ике баласы ятим калды. Евгений Зоринга 42 яшь иде.
24 июльдә Бөгелмәдә Андрей Винниковны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе сайтында. Ул машина төзелеше техникумын төгәлләгән, шуннан соң хәрби хезмәткә киткән. Андрей Винниковка 21 яшь булган.
Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган өч кеше арасыннан киң яше – Лениногорскида туып-үскән Ринат Бикмурзин. Аңа 20 яшь булган. Аның һәлак булуы турында мәгълүмат район администрациясе сайтында урнаштырылган.
Ринат 9 сыйныфтан соң, БашГуның Стәрлетамак филиалы булган көллияттә укыган. Хәрби хезмәткә 2020 елда алына. Ул Свердловск өлкәсендә хезмәт иткән, шунда ук контракт төзегән һәм махсус хәрби операция зонасына киткән.