news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинадагы махсус операциядә һәлак булган егет истәлегенә Әлмәттә мемориаль такта ачылды

Украинадагы махсус операциядә һәлак булган егет истәлегенә Әлмәттә мемориаль такта ачылды
"Әлмәт таңнары"

Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Руслан Язданов хөрмәтенә Әлмәттә мемориаль такта ачылды. Шундый мөһим вакыйга һава-десант гаскәрләре көнендә узды. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Кече сержант Руслан Язданов 1995 елның 28 февралендә туган. Әлмәт шәһәренең 11 нче урта мәктәбен тәмамлый. 2013 елның 12 декабрендә Әлмәт хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Ватан алдындагы бурычларны лаеклы үтәде. Әмма үз тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә булган. Контракт буенча хәрби хезмәткә 2016 елның 4 апрелендә керешә. Янә контрактны 2019 елның 26 июнендә төзи. Ул 31 аерым гвардия десант-штурм бригадасы укчылар ротасының снайперы була.

Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 22 гыйнварындагы «хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән.

Кызганычка, Руслан Яздановның тормышы бик иртә өзелә. Ул РФ Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Дәүләт бүләге - «Батырлык ордены» белән үлгәннән соң бүләкләнде.

Мемориаль тактаны тантаналы ачу өчен Руслан Яздановның әти-әниләре, аның туганнары һәм якыннары чакырылган иде. Алар адресына тантана дәвамында бары тик иң изге һәм ихлас сүзләр генә яңгырады.

Чыгышлардан соң катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль такта ачылганнан соң, кунаклар мемориаль комплекска чәчәкләр салды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100