news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Кукмара егетенә мемориаль такта ачтылар

Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Кукмара егетенә мемориаль такта ачтылар
Эльвира Иванова

Кукмараның Урта Комар мәктәбендә Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган ефрейтор Егор Иванов исемен мәңгеләштерделәр.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрбинең туганнары, сыйныфташлары, дуслары, ул хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, хезмәттәшләре, «Сугышчан кардәшлек» район иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Егор Иванов Югары Комар авылында туган. Тугызынчы сыйныфка кадәр Урта Комар мәктәбендә белем алган. Аннан соң Кукмара аграр көллиятендә автомеханик һөнәре үзләштергән.

Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле Егор алгы сафларда була. Аңа нибары 22 яшь була. Вафатыннан соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Егорны мәктәптә яхшы хәтерлиләр, ул мәрхәмәтле, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер иде, диделәр.

«Егор бетмәс юмор хисле, кызыклы укучы иде. Барысы да аңа тартылды, ышанычлы һәм тугры дус була белде. Мәктәптән үк хәрби булырга хыялланды. Шуңа да спорт белән бик күп шөгыльләнде. Ул безнең хәтердә мәңгегә яшь, чибәр егет булып калачак», - диде мәктәп директоры Владимир Михайлов.

Тантанада егетне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100