Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Украина Хөкүмәте белгечләре ТР да социаль-икътисади үсешне тәэмин итү тәҗрибәсен өйрәнә
Аларны лизинг программасын гамәлгә ашыру, эш урыннары булдыру, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү, торак фондын капиталь ремонтлау буенча тупланган тәҗрибә кызыксындыра
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”).Социаль-икътисади үсешне тәэмин итү буенча Татарстанда тупланган алдынгы тәҗрибәне өйрәнү өчен Казанга Украинаның Хөкүмәт структуралары белгечләреннән торган делегация килде.Украина ягы Татарстан тәҗрибәсе белән Россия һәм Украина Премьер-министрлары Владимир Путин белән Николай Азаров арасында үткән сөйләшүдән соң кызыксыну белдергән. Күрше дәүләт Хөкүмәте вәкилләрен, аерым алганда, бездә лизинг программасын гамәлгә ашыру, эш урыннары булдыру, медицинаны үстерү өлкәсендә хакимият органнарының эшчәнлеге, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү, торак фондын капиталь ремонтлау буенча тупланган тәҗрибә кызыксындыра. Шулай ук алар “Алабуга” МИЗ, технопарклар һәм бизнес -инкубаторлар эшчәнлеген дә өйрәнергә тели.
Тугыз кешене берләштергән делегация берничә төркемгә бүленеп, үзләренә караган мәсьәләләр буенча тармак министрлыклары-ведомстволарында булачак. Бүген Украина Икътисад министрлыгының Үсешне стратегик планлаштыру департаменты директоры урынбасары Марина Китаева белән Финанс сәясәте департаменты бүлеге башлыгы Анжела Головач ТР Икътисад министрлыгында булды. Кунакларны министрның баш киңәшчесе Алевтина Кудрявцева, министр урынбасарлары Александр Тыгин, Артем Здунов һәм Илья Аксенов кабул итте, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Очрашуда яклар төбәкләрне социаль-икътисади үстерү, инновацияләргә ярдәм, инвестицияләр җәлеп итү буенча мөһим бурычларга тукталган. Украина Хөкүмәте вәкилләре “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшчәнлеге, социаль ипотека программасының үтәлеше, дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алу механизмнары белән аеруча кызыксыну белдергән. Марина Китаева белдерүенчә, Украина Хөкүмәте башлыгы Татарстанда өйрәнгән тәҗрибәне әлеге илгә кулланылышка кертү буенча конкрет чаралар планы булдыруны таләп итә. Танышу очрашуыннан соң, яклар ике арада мәгълүмат алмашуны һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә сүз куешкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз