Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфаның 450 еллык юбилеена багышланган тарихи очерклар яздыра башладылар
Башкортстан руслары соборы Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Уфа шәһәренә нигез салуга 450 ел тулуга багышланган «Тарих битләре» проектын тормышка ашыра.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта тавыш яздыру студиясендә 30 аудиороликны монтажлау процессы бара. Аларда XVI гасырдан башлап Уфа тарихы, аның истәлекле урыннары, әһәмиятле вакыйгалары һәм күренекле кешеләр турында сөйләнә.
Текст материалларын ясау өчен Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар кулланылган: Роза Буканованың «Города-крепости на Юго-Востоке России в XVIII веке. История становления городов на территории Башкирии», Мурат Рәхимкулов һәм Владимир Скачиловның «Живая память», Юрий Узиковның «Исторические памятники Уфы», Фирдәүс Хисаметдинова редакцияләгән «История и культура Башкортостана» хрестоматиясе һәм башкалар.
Тарихи очерклар авторы – журналист Наталья Калиновская. Текстны актер Константин Романов укый. Композитор Петр Светличный проект өчен фонга махсус музыка һәм заставка көе язган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз