news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар җырчысының яңа тамашасы

Рөстәм Галиев үзенең тамашачыларын “Туебызга рәхим итегез” исемле яңа тамашасын республика районнарында күрсәтә башлады

(Уфа, 29 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр татар җырчысы Рөстәм Галиев үзенең тамашачыларын яңа мәдәни программасы белән куандыра. “Туебызга рәхим итегез” исемле яңа тамашасын республика районнарында күрсәтә башлады ул.
Рөстәм Галиев Башкортстанның Көергәзе районында туып үскән талантлы егет. Кечкенәдән җыр-моңга мөкиббән кеше буларак, Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына укырга керде ул. Аны тәмамлагач, Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрына эшкә чакырылды. Байтак кына матур рольләр башкарды Р. Галиев биредә иҗат иткәндә.
Рөстәм Галиев җырчы буларак та үзенең сәләтен киң танытты. Төрле мәдәни программаларга аны җырчы сыйфатында да чакыралар иде. Шуңа күрә, “Нур” театрыннан китеп, җырчылык мәйданында да үзен ныклап сынарга булды Рөстәм. Хәзер инде аның үз сәнгать төркеме бар. Биредә аның талантлы җәмәгате, җырчы Лилия Галиева да иҗат итә.
Әле шушы матур иҗат колллективы әзерләгән яңа тамаша республика районнарында һәм Уфада күрсәтелде. Гастрольләр алдагы айларда да дәвам итәчәк. Татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләргә дә иҗат сәфәрләре көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100