news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Уфада Муса Гәрәевнең 100 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачылды

Уфадагы Республика Хәрби дан музеенда ике тапкыр Советлар Союзы Герое, данлыклы очучы Муса Гәрәевнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Башкортстан лачыны» дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы мэриянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Башкортстан лачыны» күргәзмәсе ачылышына мактаулы кунаклар чакырылган иде. Алар арасында легендар хәрби очучының туганнары – улы Евгений Гәрәев һәм аның хатыны Светлана  булган.

Күргәзмә 17 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Муса Гәрәев – сугыш тарихында ике «Алтын йолдыз» да бер үк көнне тапшырылган бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Ул 250гә якын сугышчан очыш ясап, бер тапкыр да яраланмаган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганда аңа нибары 22 яшь булган.

Сугыштан соң Муса Гәрәев күп еллар республиканың ДОСААФ оешмасын җитәкләгән, йөзләгән яшь очучы әзерләгән, актив җәмәгать эше алып барган, хәрби-патриотик тәрбия белән шөгыльләнгән, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100