Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада «Ышан» мистик сериалын тәкъдим иттеләр
Җиде сериядә башкорт риваятеннән җиде кызның бәлагә тарыган яшүсмерләргә ярдәм итүе турында җиде тарих күрсәтелә.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада «Арт-Квадрат» шәһәр киңлегендә яшүсмерләр өчен «Ышан» яңа мистик сериалы презентациясе узды. Кышкы каникулда фильмның җиде сериясе БСТ каналында күрсәтелде.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, сериалда бүгенге яшүсмерләр арасындагы актуаль проблемалар күтәрелә. Җиде сериядә башкорт риваятеннән җиде кызның бәлагә тарыган яшүсмерләргә ничек ярдәм итүе турында җиде тарих күрсәтелә.
«Ышан» сериалы балаларны һәм яшүсмерләрне үз көчләренә һәм якыннарына ышанырга чакыра. Бу «Тамыр» телеканалында мондый форматтагы икенче әһәмиятле проект булды. Беренче «Бирешмә!» сериалында канал командасы яшь тамашачыларны бирешмәскә өндәде. Бу идея яңа фильмда да дәвам итте», — диде мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Ул сериалны төшерүдә катнашкан командага, актерларга, балаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм «Тамыр» телеканалының шундый кирәкле сериаллар төшерүне дәвам итүен теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз