news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Халыкара туган телләр көнен билгеләп үтәчәкләр

21 февральдә, Халыкара туган телләр көнендә, Уфадагы Милли әдәбият музее Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Мостай Кәрим, Габдулла Тукай, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев һәм Чыңгыз Айтматов кебек күренекле шагыйрь һәм язучыларның иҗат эшчәнлегенә багышланган әдәби кичә үткәрә. Очрашу Уфаның «Торатау» конгресс-холлында 15.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Очрашу программасында Башкортстанның халык шагыйрьләре Рәшит Шәкүр, Кадим Аралбай, тел белгече Фирдәвес Хисаметдинова, милли-мәдәни үзәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләренең әлеге шагыйрь һәм язучыларның үзара дуслыгы, уртак иҗади эшчәнлеге, әсәрләрен Россия Федерациясенең дәүләт телләренә тәрҗемә итү турында чыгышлары каралган. Моннан тыш, якшәмбе мәктәпләрендә укучылар үз туган телләрендә чыгыш ясаячак.

Милли әдәбият музее матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «Әдәбиятта туган телнең бөеклеге» дигән әдәби кичәне «Әдәби гөлләмә» дигән фестиваль ачып җибәрәчәк. Ул Башкортстанда яшәүче халыкларның дәүләт һәм туган телләрен саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру өчен тиешле шартлар тудыру буенча дәүләт сәясәте кысаларында ел дәвамында үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100