news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада русча-башкортча музыкаль терминнар сүзлеген төзегән Булат Абдулганеев вафат булган

3 август көнне БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган педагог һәм скрипкачы Булат Абдулганеев вафат булды. Аңа 85 яшь иде. «Башинформ» шул турыда яза.

Булат Абдулганеев беренче русча-башкортча музыкаль терминнар сүзлеген төзегән шәхес. Ул озак еллар Уфа сәнгать училищесының кыллы уен кораллары бүлегендә укытучы булып эшләгән. БАССР телевидениесе һәм радиотапшырулары комитетында тавыш режиссеры да була.

Булат Абдулганиев озак еллар Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрында скрипкачыларының икенче төркеме концертмейстеры булып хезмәт куя. Шулай ук ул балалар музыка мәктәпләрендә кыллы уен коралларында уйнарга өйрәтүче укытучыларның методик секциясе белән дә җитәкчелек иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100