news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Рудольф Нуриев турында тулы метражлы документаль фильм күрсәтелә

28 июньдә Уфаның М.В. Нестеров исемендәге башкорт дәүләт музеенда беренче тапкыр «Рудольф Нуреев. Нездешний остров» тулы метражлы документаль фильмы күрсәтелә, дип хәбәр итә «Башинформ».

Теләге булган һәркем аны музейның конференц-залында бушлай карый алачак. Фильм Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрының кыллы квартеты башкаруында классик музыка концерты белән үрелеп барачак.

Әлеге фильм 2022 елда Россиядә төшерелгән. Сценарий авторы һәм режиссеры Татьяна Малова. Фильм Нуриевның Италиядәге тормышы һәм иҗаты турында сөйли.

Фильм Башкортстан Республикасы гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме белән төшерелгән. Фильм фестивальләрдә катнаша гына башлады һәм инде Мәскәү халыкара кинофестиваленең конкурс программасына сайлап алынган. Фильм киң прокатка 2023 елда, Рудольф Нуриевның 85 еллыгында чыгачак.

Шулай итеп, 28 июньдә уфалылар һәм шәһәр кунакларының яңа тасманың демоверсиясен беренче булып күрү мөмкинлеге бар. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100