news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланган фильмның премьерасы була

9 октябрьдә Уфаның «Родина» кинотеатрында Булат Йосыповның «Шагыйрь көндәлеге» фильмын ябык күрсәтү була. «Беренче Республика» милли трилогиясенең соңгы картинасы (анда шулай ук «Бабич» һәм «Беренче Республика» фильмнары да керә) Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тормышы һәм иҗатына багышланган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Картинаның режиссеры – Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Йосыпов.

Бу – тамашачылар, меценатлар, Башкортстан предприятиеләре һәм дәүләт бергәләп төшергән башкорт кинематографиясе тарихындагы беренче халык фильмы. Аны төшерү өчен 2019 елда халыктан 1,5 миллион сум акча җыелган. Фильмны Уфада һәм Чишмә районында, шулай ук Самарада төшергәннәр. 

Тамашачылар «Шагыйрь көндәлеге» фильмын 2022 елның 20 октябрендә зур экраннарда күрә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100