news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Мингали Шәйморатов һәйкәлен ачуга багышланган лазер шоуның вакыты кичектерелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мингали Шәйморатов һәйкәлен ачуга багышланган уникаль лазер шоуның вакытын кичектерде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мэппингның сюжеты тулаем Ватан тарихын колачлый. Ул 11 октябрьдә, Республика көнендә Совет мәйданында оештырылырга һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы (элеккеге БАССР Министрлар Советы), сәнгать институты биналарында һәм башня сәгатьләре куелган «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең тарихи бинасында зурайтып күрсәтелергә тиеш иде.

«Вазгыять яхшырганчы кичектереп торабыз. Кайчан җиңәбез, шунда үткәрәчәкбез», - диде Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100