news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада мөселман хатын-кызлары җыены үтте

“Хәзерге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларының рухи тормышы һәм тоткан урыны” дигән тема бу гыйльми җыенның үзәгендә торды

(Уфа, 13 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада, Россия Ислам университетында, мөслимәләрнең беренче фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. “Хәзерге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларының рухи тормышы һәм тоткан урыны” дигән тема бу гыйльми җыенның үзәгендә торды.
Уфаның мәһабәт “Лалә-Тюльпан” мәчет комплексында оештырылган шушы зур чарада төрле өлкәләрдә хезмәт салучы, төрле яшьтәге һәм төрле милләт хатын-кызлары катнашты. Конференцияне оештыручы Россия Ислам университетының илаһият-педагогика факультеты өлкән мөгаллимәсе Вәсилә Нигъмәтуллина бу җыенны ачты һәм аның әһәмиятен билгеләп чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, ислам динендә хатын-кызның роле аеруча зур. “Иң беренчедән ул – ана. Хатын – иренең тереклек иптәше. Хатын иренең йортына хуҗа булучы, аның малларын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче. Гомумән, хатын-кыз дөньяның терәге”, - диде В. Нигъмәтуллина, Коръән хәдисләренә таянып.
Конференциядә Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхипҗамал” оешмасы рәисе Гөлҗиһан Яһүдина, “Мәрхәмәт” хәйрия җәмгыяте идарәсе рәисе, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты һәм башкорт хатын-кызлары җәмгыяте әгъзасы Гөлшат Нуриәхмәтова, Россиянең Башкортстандагы Исәп палатасы фәнни-тикшеренү институты филиалы директоры урынбасары Бибикән Кушубаева, Уфа шәһәре хатын-кызлары берлеге рәисе Рима Миһранова, филология фәннәре докторы, профессор Зөһрә Рәхмәтуллина һәм башкалар чыгыш ясады.
Җыен барышында Уфада хатын-кызлар өчен тәгаенләнгән беренче такси ширкәте, китаплар һәм мөселман кирәк-яраклары белән сәүдә итүче “Сәлам” кибете эшчәнлеге белән таныштыру да үтте. Шулай ук “Җади”, “Иман” тегү ательелары һәм “Мәдинә” студиясе мөселман хатын-кызлары өчен яңа кием үрнәкләрен күрсәтте.
Көн озыны дәвам иткән җыен барышында мөслимәләр бергәләп намаз укыды. Шулай ук Россия Ислам университеты шәкертләре мөнәҗәтләр дә башкарды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100