news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада композитор Солтан Габәшигә багышланган лекция узды

Лекцияне Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев укыды.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегендә күренекле композитор, музыка белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәшигә багышланган лекция узды. Чараны биредә эшләп килүче Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб оештырган.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев катнашты. Лекцияне Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев укыды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot