news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада күренекле татар композиторы һәм музыкант Бәхти Гайсинны искә алалар

Башкортстандагы күренекле татар композиторы һәм виртуоз музыкант Бәхти Гайсинның тууына 80 ел тулды

(Уфа, 25 май , «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы күренекле татар композиторы һәм виртуоз музыкант Бәхти Гайсинның тууына 80 ел тулды. Шушы уңайдан аны искә алуга багышланган мәдәни чаралар дәвам итә.
Олуг талант иясе Бәхти Гайсинны искә алу буенча тәүге чаралар атаклы милләттәшебезнең туган ягы Авыргазы районында үткән иде. Иртәгә Бәхти Гайсин үзе озак еллар эшләгән Башкортстан дәүләт филармониясендә дә олуг талант иясенә багышланган хәтер кичәсе-концерт була.
Виртуоз аккордеончы һәм озын гомерле җырлар язган композитор Бәхти Гайсинны күпләр мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашеваның тормыш иптәше буларак та белә. Алар ике дистә елдан артык бергә илһамлы иҗат дулкыннарында яшәде, бергәләп татарлар белән башкортлар яшәгән төбәкләрне аркылыга буйга йөреп чыкты.
Бәхти Гайсин Башкортстанның Авыргазы районындагы Кешәнне исемле татар авылында туып үсә. Әтисе Миңлеяр абый бар тирә-якка билгеле гармунчы була. Бәхтинең җыр-моңга сәләте, мөгаен да, әтисеннән күчкәндер дә. Миңлеяр аганың гомере фронт яланнарында өзелгәч, озакламый Бәхтинең әнисе Хәтимә апа да каты авырып вафат була. Шуннан соң Бәхти район үзәге Толбазыдагы балалар йортында тәрбияләнә.
Бишенче сыйныфта укыганда ук, тальян гармун белән дуслашкан сәләтле малай тиздән бар районга оста музыкант булып таныла. Уфадагы 5 нче санлы музыка мәктәбенә килгәндә, Бәхтинең инде «аккордеончы» дигән даны була. Уфа музыка училищесында белем алып, Б.Гайсин һөнәри осталыгын тагын да камилләштерә.
Башкорт академия драма театрында эшләгәндә, Бәхти Гайсин спектакльләргә көйләр дә яза башлый. Ә эстрада сәнгатенә күчкәч, иҗат итү һәм концертлар белән чыгышлар ясау мөмкинлекләре тагын да арта яшь композиторның. Җыр сәнгатебезне Бәхти Гайсин язган «Торналар киткәндә», «Нигә генә, иркәм?», «Ике аккош», «Кайтырсың шикелле тоела», «Сындырма шомырт агачын», «Кермә төшкә, төшмә искә», «Яратам мин синең көлүеңне», «Бөгелә каен» кебек дистәләрчә популяр җырлардан башка күз алдына да китереп булмый. Ә инде танылган композиторның инструменталь әсәрләре, вальслары, маршлары милли җыр сәнгатебездә аерым бер хөрмәтле урынны били.
Мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашева белән бергәләп, Б. Гайсин бик күп татар халык җырларын эшкәртеп, аларны пропагандалаучы да булды. Бәхти Гайсинны искә алу чаралары Авыргазы районы үзәге Толбазы авылындагы музыка мәктәбендә дә оештырылды. Шушы мәктәпне булдыруга нәкъ менә Бәхти Гайсин үзе күп көч салган иде. Композиторның туган авылы Кешәнне урта мәктәбендә дә укучылар күренекле якташны искә алу кичәсен үткәрде.
Иртәгә Башкортстан дәүләт филармониясендә үтәчәк “Бәхти моңы җырлый йөрәктә, Бәхти моңы яши күңелдә!” дип исемләнгән хәтер кичәсендә исә танылган татар җырчылары Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар катнаша. Алар Бәхти Гайсин язган җырларны башкарачак. Ә сәхнә түрендә урын композиторның җәмәгате, мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашевага бирелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot