news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада илнең федераль корылышын яклап урам җыены үтте
Бу юлы аны Россиянең федератив дәүләт булуын таләп иткән төркемнәр оештырды
Скопировать ссылку
(Уфа, 1 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Кичә Уфада чираттагы пикет булып үтте. Бу юлы аны Россиянең федератив дәүләт булуын таләп иткән төркемнәр оештырды.
Урам җыенында йөзгә якын кеше катнашты. Аларның күпчелеге республикадагы башкорт милли оешмалары вәкилләре иде.
Шигарьләрнең күпчелеген яшьләр тотып торды. Аларда “Федераль корылышка йөз тотыйк”, “Унитаризмга ризалык юк”, “Башкортстан җәмәгатьчелеге Россия белән килешүле мөнәсәбәтләр яклы”, “Милли республикаларны бетерү – Конституцияне бозу” кебек белдерүләр язылган иде.
Пикет тыныч шартларда үтте. Анда катнашучылар шушындый урам җыеннарын тагын да оештырачакларын әйтеп таралышты.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot