news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада халыкара гыйльми җыен башланды
Аны Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты белән Башкортстан дәүләт университеты берлектә оештырды
Скопировать ссылку
(Уфа, 20 апрель, “Татар-инфом”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада “Башкортлар Россия Федерациясе составында: тарих, бүгенге заман һәм перспективалар” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Аны Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты белән Башкортстан дәүләт университеты берлектә оештырды.
Зур җыенда Башкортстан галимнәреннән тыш Татарстан Республикасы, Пермь крае, Чиләбе, Свердловски, Самара, Ырымбур өлкәләреннән килгән күренекле галимнәр дә катнаша. Пленар утырышта Башкортстан дәүләт университеты ректоры, Башкортстан халыклары ассамблеясе башлыгы Әхәт Мостафин, Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Румил Азнабаев һәм башкалар чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында Башкортстанның Россия эчендә узган юлы хакында сөйләде һәм киләчәккә күзаллауларын җиткерде. Төштән соң фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар төрле секцияләргә бүленеп эшли. Анда аерым-аерым тарихка, тел мәсьәләләренә, мәдәнияткә кагылышлы проблемалар тикшерелә. Әлеге җыен июнь аенда Уфада үтәчәк Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаена әзерлек кысаларында оештырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot