news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Уфада халык бию ансамбльләренең бәйгесе башланды

Уфада халык бию ансамбльләренең бәйгесе башланды

(Уфа, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Кичә кич Уфада күренекле хореограф Фәйзи Гаскәров исемендәге бүләккә халык бию ансамбльләре арасында төбәкара бәйге башланып китте. Сәнгать ярышында Татарстаннан һәм башка күрше төбәкләрдән дә бию төркемнәре катнаша. Әлеге бәйгегә йомгак иртәгә Уфа Шәһәр мәдәният сараенда үтәчәк. Шунда ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да була.

Үзенчәлекле бәйгене оештыру башлангычы белән Башкортстанның Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, республика Халык иҗаты үзәге һәм Ф.Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бию ансамбле коллективы чыкты. Биючеләрнең республика районнарында моңарчы бер ай буе дәвам иткән сайлап алу бәйгеләре Башкортстанның Россиягә ирекле кушылуының 450 еллык юбилеена багышланды.

Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт академия халык биюләре ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Риф Габитов сүзләренчә, сәнгать коллективларының чыгышлары төрле яклап бәяләнә. “Жюри әгъзалары биючеләрнең башкару осталыгына гына түгел, ә аларның үзләрен сәхнәдә ничек тотуларына, хореографның биюне кую үзенчәлегенә дә игътибар итә, - ди Р. Габитов. – Ә фестивальнең төп максаты — Урал һәм Идел буе төбәгендә эшләп килүче һәвәскәр бию ансамбльләренең казанышларын пропагандалау һәм аларның сәнгать дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итү. Шулай ук яшь буында халык биюләренә карата кызыксынуны арттыру максаты да күз уңында тотыла.

Риф әфәнде бу бәйгедә җиңүчеләрне төрле бүләкләр көтүен дә әйтте. Гран-придан тыш, җиңүчеләр урыннары, фестивальнең лауреатлары һәм дипломантлары дигән исемнәр тапшыру каралган. Биючеләр көч сынашкан арада бүген халык биюләренә багышланган семинар-күнекмә дә оештырыла.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100