news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Газиз Әлмөхәмәтовны искә алалар

Олуг талант иясенең тууына 115 ел тулуга багышлана ул чаралар

(Уфа, 29 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар һәм башкорт халыкларының күренекле композиторы һәм җырчысы Газиз Әлмөхәмәтовны искә алу чаралары башланды. Олуг талант иясенең тууына 115 ел тулуга багышлана ул чаралар.
Атаклы композитор һәм җырчы Газиз Әлмөхәмәтовның истәлеген Башкортстанда кадерләп саклыйлар. Аның иҗатына багышланган төрле мәдәни чаралар, сәнгать бәйгеләре оештыру да шуның бер чагылышы. 1968 елдан бирле Уфада һәвәскәр җырчылар һәм махсус музыка уку йортларының тәүге курсларында белем алучы талиплар арасында Газиз Әлмөхәмәтов исемендәге сәнгать бәйгесе үткәрелеп килә. Матур традициягә әйләнгән бу ярышма сәнгать юлына, зур сәхнәгә күп кенә яшь талантларны чыгара.
Уфада Газиз Әлмөхәмәтовның туксан яшенә якынлашып килүче кызы Роза ханым Латыйпова-Әлмөхәмәтова әле дә исән-сау яши. Әтисе хөрмәтенә татар һәм башкорт җырчылары арасында бәйгенең даими оештырылуын ул аның якты истәлеген кадерләп саклау дип бәяли. “Әле әтинең 115 еллыгы уңаеннан телевидениедә, радиода яңа тапшырулар әзерләнә, аның исемендәге гимназиядә, мәктәпләрдә хәтер кичәләре дә үтә”, - ди Роза апа.
Күренекле композитор һәм җырчы, Башкортстанның халык артисты Газиз Әлмөхәмәтов, “халык дошманы” мөһере сугылып, 1938 елда атып үтерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100