Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Фән Вәлиәхмәтовның юбилей концерты була
Күренекле җырчының юбилей мәдәни чаралары аның туган ягы – Шаран районында гыйнвар аенда ук башланып киткән иде
(Уфа, 18 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов иртәгә Уфада, Башкортстан дәүләт филармониясендә зур концерт тәкъдим итә. Үзенең 60 яшьлек юбилеена багышлап әзерләде ул бу программасын.
Концертта Фән Фәлиәхмәтовның иҗатташ дуслары да катнаша. Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Фәнир Галимов, Айгөл Сагынбаева, Фәдис Ганиев һәм башка күпләр бу кичне үзләренең иң матур җырларын башкарачак.
Күренекле җырчының юбилей мәдәни чаралары аның туган ягы – Шаран районында гыйнвар аенда ук башланып киткән иде. Районда Фән Вәлиәхмәтовның түгәрәк туган көненә багышлап “Сөн сандугачы” дип аталган җыр бәйгесе булып үтте. Анда җыр-моңга сәләтле яңа талантлар ачыкланды. Фән Вәлиәхмәтовның юбилеена багышлап мәктәпләрдә матур кичәләр оештырылды, китапханәләрдә һәм төрле музейларда, Фән Вәлиәхмәтовның тормыш юлына һәм иҗатына багышлап, күргәзмә почмаклар әзерләнде.
Фән Вәлиәхмәтовның иҗаты Башкортстанда гына түгел, ә Татарстанда да югары бәя алды. Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелү дә шуңа дәлил. Әле узган елның декабрь ае азагында Татарстан Президентының Рәхмәт хатына да лаек булды Фән әфәнде.
Фән Вәлиәхмәтов байтак композиторлар һәм шагыйрьләр белән иҗади хезмәттәшлектә. Аеруча танылган композитор Фәнир Галимов Фән әфәнде белән озак еллар иҗади дуслыкта яшәвенә горурлануын әйтә. Мисал өчен, Фән Вәлиәхмәтовның “Безне көтәләр” дип исемләнгән альбомындагы барлык җырларны да Фәнир Галимов иҗат иткән. Ул альбом бигрәк тә гармун моңын өстен күргән милләттәшләребез өчен зур бүләк булды. Чөнки андагы җырлар гармун белән генә башкарыла. Кайбер җырларны Фән Вәлиәхмәтов үзе гармунда уйнап, үзе башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз