Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада «Безнең герой – Муса Гәрәев» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Башкортстан Республикасында Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә «Безнең герой – Муса Гәрәев» дип исемләнгән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйге ике тапкыр Советлар Союзы Герое, полковник һәм очучы – истребитель Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган. «Башинформ» шул турыда яза.
«Безнең герой – Муса Гәрәев» республика конкурсы 9 июльдән 5 августка кадәр үтте. Анда республика китапханәләре, белем бирү оешмалары, мәктәптән тыш уку оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар «Герой портреты», «Буыннар бәйләнеше», «Дөнья пилот күзлегеннән» номинацияләрендә көч сынашты. Иҗади бәйгедә барлыгы 105 катнашучы иде. Нәтиҗәләр буенча һәр номинациядә иң яхшы 3 эш һәм кызыксындыру призы билгеләнде.
«Тынычлык пилот күзлегеннән» номинациясендә Әмир Мөхәммәдьянов (Бөрьян районы, Байназар авылы), «Герой портреты» номинациясендә – Ангелина Минликаева, «Буыннар бәйләнеше» номинациясендә – Амилә Мөхәммәтшина (икесе дә Иглин районы Охлебино авылыннан) җиңүче булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз