news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гарипов турындагы фильмны монтажлау төгәлләнгән

Уфада Рәми Гариповның тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Шагыйрь көндәлеге» дигән нәфис фильмны монтажлау эшләре төгәлләнгән. Быел республикада Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуны киң колач белән билгеләп үтәләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Фильм танылган башкорт режиссеры Булат Йосыпов җитәкчелегендә төшерелә. Июль аенда Уфа сәнгать училищесының концерт залында Башкортстанның Милли симфоник оркестры башкаруында баш дирижер Дмитрий Крюков җитәкчелегендә фильмга музыка язылды. Көй авторлары – композиторлар Илшат Яхин һәм Шәүрә Сәгыйтова.

Фильмны кадр артында русчага тәрҗемә итү эше дә төгәлләнеп килә, аны артист Александр Бызов башкара. Хәзерге вакытта кинокартинаның төсләр коррекциясе һәм графикасы юнәлешендә эш бара. Соңгы титрларны төзүгә дә аерым игътибар бирелә – фильмны төшерүдә үз өлешен керткән бер кешене дә онытып калдырырга ярамый. Барлык эшләр төгәлләнгәннән соң фильм кинофестивальләрдә катнашучы картиналар исемлегенә кертеләчәк һәм шуннан соң гына премьерасы тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100