Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының уртак концерты була
25 майда Уфаның «Башкортостан» Дәүләт концерт залында Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» дип аталган уртак концерты була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Концерт программасында башкорт һәм татар эстрадасының популяр йолдызлары: Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова, Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин, Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Elvin Grey катнаша.
Шулай ук тамашада Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Башкортстанның атказанган артисты ZAINETDIN, «Дәрвиш-Хан» популяр башкорт рок-төркеме, «Аргымак» этно-төркеме, халыкара музыкаль бәйге лауреатлары Илнат Фәрхуллин, Рафис Сирусин һәм Әлфия Нигъмәтуллина чыгыш ясаячак.
Җыелган бөтен акча Луганск һәм Донецк халык республикаларына җибәреләчәк.
Концерт «Башкортстан» Дәүләт концерт залында 19.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз