news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Идел» татар һәм башкорт җырлары фестивале уникенче тапкыр була

Уфада 12 нче тапкыр башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның «Идел» дип аталган халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Чара 19 һәм 20 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концертлар залында узачак, дип хәбәр итә «Башинформ».

Проектта югары уку йортларының һәм махсус урта һөнәри белем бирү йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша ала. Махсус номинация – балалар номинациясе – 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге катнашучылар өчен. Жюри составына Башкортстан һәм Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре Идрис Газиев, Флюра Килдиярова, Зилә Сөнгатуллина, Мөнир Якупов һәм башкалар керә.

Катнашу өчен гаризалар гадәттәгечә Башкортстан һәм Татарстан районнарыннан гына түгел, ә Россия төбәкләреннән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләреннән дә, ЯНАО һәм башкалардан да килә.

Конкурста катнашу бушлай. Гаризалар электрон почтага – idelfestival@gmail.com адресына кабул ителә. Тулырак мәгълүмат: бәйгенең «ВКонтакте»дагы рәсми төркемдә (https://vk.com/idelfestival).

Исегезгә төшерәбез, төрле елларда Ришат Төхвәтуллин, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Радик Юлъякшин, Зилә Бәхтиева, Айгиз Ханов, Айгөл Әхмәтшина, Рафис Сирусин бу фестивальнең лауреатлары булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100