news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Башкортстанның атказанган рәссамы Рамил Мәглиев вафат булган

Хезмәттәшләре хәбәр иткәнчә, үлемнең сәбәбе – инфаркт.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Уфада график, Башкортстанның атказанган рәссамы, Рәссамнар берлеге әгъзасы, Уфа сәнгать училищесы укытучысы Рамил Мәглиев вафат булган. Аңа 61 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Хезмәттәшләре хәбәр иткәнчә, үлемнең сәбәбе – инфаркт.

Шунысын да искәртик, узган ел аның энесе – скульптор Айрат Мәглиевнең йөрәге тибүдән туктаган иде.

2011 елда Рамил Мәглиев «Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Рәссамның эшләре М.В.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Чуваш дәүләт сәнгать музеенда, Кыргызстан Республикасының Г.Айтиев исемендәге Милли сынлы сәнгать музеенда, Уфа сәнгать галереяларында, Россия, Бельгия, Германия, Италия һәм Төркиядәге шәхси тупланмаларда саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100