news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада башкорт теле көне уңаеннан балалар әдәбиятын тәкъдим иттеләр

Башкорт теле көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә 3D һәм 4D форматында дөнья күргән башкорт халык әкиятләре мотивлары буенча мультимедиа форматындагы басмалар белән танышырга мөмкин булды.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты Башкорт теле көне уңаеннан балалар әдәбиятын тәкъдим итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Чарага җыелган кунаклар «Китап» нәшрияты республика Башлыгы Чыршы бәйрәменә чакырылган балалар өчен 2011 елдан бирле бүләк рәвешендә чыгарган 11 китап турында видеоролик карады. Шулай ук 3D һәм 4D форматында (анда кушымта ярдәмендә әкиятне «терелтергә» мөмкин) дөнья күргән башкорт халык әкиятләре мотивлары буенча мультимедиа форматындагы басмалар белән таныштылар.

«Очрашуга балалар китапларының авторлары һәм нәни кунаклар да килгән иде. Җанлы әңгәмә, автографлар өләшү һәм фотосессия аларга бик тә ошады. Һәр кунакка «Китап» нәшриятында дөнья күргән басмалар бүләк иттеләр. Китаплардан тыш, балаларны тәм-томнар белән дә сөендерделәр», - дип искәрттеләр нәшриятның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100