news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа шәһәре янында бронза гасыр һәйкәлләре табылган

Башкортстан археологлары моңа кадәр билгеле булмаган дүрт археология һәйкәлен ачыклаган. Бу – «Якты-1», «Якты-2», «Якты-3» авыллары урыны һәм «Тугай-1» җирлеге. «Башинформ» шул турыда яза.

Барлык дүрт мәдәни мирас объекты да, Башкортстанның мәдәни мирас объектлары идарәсе боерыгы белән, Башкортстан Республикасы территориясендә ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.

«Башинформ»га Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча милли-мәдәни үзәгендә аңлатуларынча, өч археология һәйкәле республика башкаласы тирәсендә табылган.

Тикшеренү барышында кызыклы артефакт –  станокта үткенләнгән шикелле бик шома таш ук очлыгы табылган. Чынлыкта бу кул хезмәте нәтиҗәсе. Табылдык безнең эрага кадәр булган XVII – XVI гасырлар катламнарында урнашкан, диелә.

Мондый табылдыклар күбрәк тә булырга мөмкин. Авыл урынының берсе тулысынча тикшереләчәк, чөнки урын хуҗалык өчен үзләштерү зонасына эләгә. Калган ике урын торак хуҗалык үзләштерү зонасыннан читтә урнашкан һәм дәүләт сагы астында калачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100