Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа “Нур” театры балалар студиясе спектакль куйды
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының балалар иҗат студиясе үзенең беренче спектаклен сәхнәгә куйды һәм аның премьерасын тамашачыларга тәкъдим итте
(Уфа, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының балалар иҗат студиясе үзенең беренче спектаклен сәхнәгә куйды һәм аның премьерасын тамашачыларга тәкъдим итте. Татар балалары “Мактанчык әтәч” әсәрен сәхнәгә куйды.
Уфа “Нур” татар театры узган елның октябрь аенда үзендә балаларның сәнгать студияләрен ачкан иде. Бу студияләргә малайлар белән кызларны сайлап алу кастинг аша оештырылды. Нәтиҗәдә, “Нур” театры җитәкчелеге ике студия ачты. Аның берсе театр сәнгате осталыкларына өйрәтсә, икенчесе бию юнәлешләрен үз эченә ала.
Студияләр үзләре дә берничә юнәлешкә бүленә. Мисал өчен, анда “Актерлык осталыгы”, “Сәхнә сөйләме”, “Вокал”, “Сәхнә хәрәкәтләре”, “Классик һәм халык биюләре”, Джаз биюләре”, “Импровизация” кебек сыйныф-төркемнәрдә шөгыльләнү каралган.
Театр директоры Урал Гыйрфатуллин сүзләренчә, студияләрдәге төркемнәргә осталык дәресләрен бирү өчен, һөнәри педагоглар чакырылды. Алар балаларга һәм үсмерләргә актерлык осталыгы серләрен дә төшендерә, биергә, җырларга да өйрәтә.
Шулай итеп “Нур”да шөгыльләнгән балалар үзләренең берничә айга сузылган иҗади эшенең йомгагын әле тамашачыларга тәкъдим итте. Тамашачыларның күпчелеге, әлбәттә инде, балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм башка туганнары иде. Премьераны ике көн рәттән күрсәтте балалар һәм озак алкышларга лаек булды.
Февраль аенда театрда чираттагы кастинг оештырыла һәм анда сайлап алынган сәләтле балалар да төрле иҗади проектларда, кызыклы тамашаларда катнаша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз