news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Уфа «Нур» татар театрында – янә премьера

^Уфа «Нур» татар театрында – янә премьера

(Уфа, 10 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры коллективы үз тамашачыларына чираттагы премьерасын тәкъдим итә. Бу юлы яраткан театрыбыз Литва режиссеры Линас Мариюс Зайкаускасның А.П.Чехов пьесасы буенча куелган «Өч сеңел. Еллар узгач» дип исемләнгән драмасын әзерләде.

Әлеге әсәрне театр коллективы төрки халыкларның Казанның 1000 еллыгына багышлап оештырылучы «Нәүрүз» фестиваленә алып бару өчен махсус сәхнәләштерде. Театр артистлары яңа спектакльнең театр сәнгате бәйрәмендә уңыш казаначагына зур өметләр баглый. Ни өчен дигәндә, ул бик кызыклы, көтелмәгәнчә борылышлар һәм табышлар белән баетылган. Драма Чеховның «Өч сеңел» пьесасындагы Ольга, Маша һәм Иринаның язмышын сурәтли. Без өч сеңелнең тормышын Чехов пьесасында сурәтләнгәннән шактый еллар узгач күрәбез. Бу дөньяда бәхет бармы? Булса, аны кайдан эзләргә? Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Өч сеңел менә шушы сорауларга җаваплар эзли.

Яңа спектакльнең репетицияләреннән үк күренүенчә, әлеге тамаша актерлардан да, тамашачылардан да зур эчке киеренкелек, игътибар таләп итә. Моңарчы тамашачыларга бик күп спектакльләр аша таныш булган актрисалар яңа яктан ачыла бу драмада. Аннан спектакль актерларның кызыклы уены белән генә түгел, ә үзенчәлекле куелышы, мавыктыргыч сценографиясе белән дә дикъкатьне җәлеп итә.

Шулай итеп соңгы бер атна эчендә Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры үз тамашачыларын берьюлы ике премьера белән куандырды. Биредә 3-6 март көннәрендә генә төрек язучысы Решат Нури Гентюкиның «Чалы кошы» романы буенча сәхнәләштерелгән «Сайрар кошым» спектакле премьерасы үткән иде. Аны да тамашачылар яратып кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100