Уфа «Нур» дәүләт татар театры артистлары гастрольләргә яңа автобуста утырып йөрергә җыена.
Транспорт чарасында кондиционер, телевизор, пассажирларның урындыгын көйләү җайланмасы, пассажирлар өчен 52 «Турист Lux» урын һәм башка кирәкле опцияләр бар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
«Артистлар һәм хезмәткәрләр яңа автобуска утырып йөреп килде һәм театр каршында истәлеккә фотога төште. Башкортстан мәдәният министры Әминә Шафиковага тагын бер тапкыр автобуска сертификат биргән өчен рәхмәт белдерәбез», - диде театр матбугат секретаре Гөлшат Сафина.