news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында «Чагыл» халык театры чыгыш ясады

Уфа «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә Илеш районы Югары Яркәй авылының «Чагыл» халык театры чыгыш ясады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Герой юлыннан» әдәби-документаль спектакль ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгы уңаеннан дөнья күрде. Куючы режиссер – «Чагыл» халык театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова.

Спектакльне карарга бик күп илешлеләр, кадет сыйныфларында укучы балалар, студентлар, уфалылар килгән. Тамашачылар арасында Муса Гәрәевның улы Евгений һәм аның гаиләсе, балалары, оныклары, туганнары да бар иде, диелә хәбәрдә.

Соңыннан «Уфа «Нур» татар дәүләт театры актрисалары Резида Фәхруллина (Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты) һәм Дамира Сәетова (Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты) «Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллиннан сәламләү сүзләре җиткерделәр, һәм якташларын профессиональ кимәлдә куелган спектакль белән тәбрикләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100