news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа «Нур» татар дәүләт театры 1 июньнән ремонтка ябылу турындагы мәгълүматны кире какты

Уфа «Нур» татар дәүләт театры 1 июньнән ремонтка ябылу турындагы мәгълүматны кире какты. Искәртеп үтик, кичә «Өфө вакыты» программасында бу хакта театр актрисасы, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова хәбәр иткән иде. Театр җитәкчелеге бу темага ачыклык кертте. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Әйе, җәй көне театр түбәсен ремонтлау эшләре планлаштырыла, әмма театрның иҗади эшендә бернинди үзгәрешләр дә каралмаган. Коллектив гадәти штатлы режимда эшләячәк. Июнь репертуары буенча спектакльләр театрның зур һәм кече залларында тәкъдим ителәчәк. 1-15 июньдә җәйге мәктәп лагерьлары вакытында балаларга әкиятләр күрсәтеләчәк», - диделәр театрның матбугат хезмәтендә.

Театрның 30нчы сезонын 23 июньдә ябу планлаштырылган. Бу көнне «Нур» театры артистлары Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100