news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа китапханәләре генерал-майор Миңнегали Шәйморатовны искә ала

27 августта Башкортстанның милли герое, хәрби җитәкче, легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Россия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына 123 ел тула.

Легендар генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның туган көне хөрмәтенә Уфа китапханәләре берничә тематик чара уздыра. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

24 августта 23нче китапханә «Шәйморатов-генерал» әңгәмәсенә чакыра. 25 августта 26нчы китапханәдә «Генерал-майор Шәйморатовның батырлыклары» дигән тарих сәгате була.

Шул ук көнне 1,2, 5, 14, 37нче китапханәләрдә, 27 августта Үзәк шәһәр китапханәсендә дә легендар генералга багышланган чаралар була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100