news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^“Уен автоматларында уйнау – авыру түгел һәм шуның белән бергә, дәвалау мөмкинлеге дә юк...”

^“Уен автоматларында уйнау – авыру түгел һәм шуның белән бергә, дәвалау мөмкинлеге дә юк...”

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Уен автоматлары бизнесының караңгы яклары” дигән темага матбугат конференциясе булып үтте. Очрашуда “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләр куркынычсызлыгы идарәсе рәисе урынбасары Рөстәм Кадыйров, Казан дәүләт медицина университетының Медицина һәм гомуми психология кафедрасы җитәкчесе Владимир Менделевич катнашты.

Респу,ликада уен автоматларына корылган бизнес шактый киң колач алды. Укучыларның һәм студентларның ашарга дигән акчаларын да уен автоматларында оттырулары, урта яшьтәгеләрнең, өлкәннәрнең дә әлеге уен автоматлары белән мавыгуы һәм шуның нәтиҗәсендә акчаларын, фатирларын оттырулары барыбызга да билгеле.

“Узган ел уен бизнесы белән бәйле 398 җинаять теркәлгән. Шул исәптән 2 үтерү очрагы, 173 урлау һәм 40 талау очраклары теркәлгән”, - дип, уен бизнесы белән бәйле җинаятьләрне санап үтте ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләр куркынычсызлыгы идарәсе рәисе урынбасары Рөстәм Кадыйров.

Чаллы шәһәренең кайбер уен салоннарында бушлай сыра таратып та, гражданнарны әлеге афәткә җәлеп итү очраклары ачылган. Ул гына түгел, әлеге уен салоннарында кылынган җинаятьләр саны да күпчелекне тәшкил итә, дип белдерде очрашуда катнашучылар.

Казан дәүләт медицина университетының Медицина һәм гомуми психология кафедрасы җитәкчесе Владимир Менделевич әйтүенчә, автоматларда уйнау – авыру түгел һәм шуның белән бергә, аны дәвалау мөмкинлеге дә юк. Моннан тыш, уенчыларның күбесе табибларга күренергә дә теләми, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100