news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Татар Парҗысы авылы турында: Ишеккә ялган йозак кую гадәте сакланган әле

Удмуртиянең Татар Парҗысы авылы турында: Ишеккә ялган йозак кую гадәте сакланган әле
https://yanarysh.ru/

Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Өч чишмәле авыл» дигән язмасы чыкты.

Сәфәргә чыксаң, нәрсә булса да күрәсең, ишетәсең, яңа кешеләр белән танышасың. Ә безне күбрәк татарлар яши торган төбәкләр үзенә тарта. Удмуртиянең төньяк районнарына еш чыксам да, тик минем Глазов районындагы бердәнбер татар авылы – Парҗыда булганым юк иде әле. Дөрес, бервакытны хезмәттәшем Фәридә Хафизова белән Глазов якларына чыгарга туры килде. Ул вакытта Фәридә Татар Парҗысын яктыртты, ә мин Глазов шәһәре татарлары белән очраштым. Әмма кайтыр юлга чыккач, Фәридә Татар Парҗысындагы инештә сакланган сөт шешәләре, консервланган банкалар турында таң калып сөйләгән иде.

«Инеш өстендә кечкенә генә өй бар. Ишегендә йозак та юк, ә эче тулы – байлык. Биш-алты идән сайгагы. Сайгаксыз өлешендә сөтле шешәләр утыра. Табигый суыткыч бит бу. Акчасыз эшли. Халыкның зирәклегенә исең-акылың китәрлек», – дип, Фәридә Хафизова «Яңарыш» газетасына (2010 ел, 34 нче санында) язып та чыккан иде. Шул чагында ук минем ул инешне күрәсем килде. Ул вакыттан соң инде 12 ел вакыт үтеп китте. Заманасы көнләп, сәгатьләп үзгәреп тора. Ә Парҗыда бу гадәт һаман да сакланды микән? Бу якларда ничә кеше «Яңарыш» газетасын алдыра? Нинди уйлар белән яшәп яталар икән? Әлеге сорауларга җавап эзләп, без Татар Парҗысына юл тоттык.

  • Татар Парҗысы авылы иң элек удмурт авылы булып саналган. Аңа нигезне Парҗы исемле удмурт кешесе салган. XVII гасыр ахырында әлеге авылга Киров өлкәсенең Нократ авылыннан Нияз исемле татар кешесе килеп төпләнә. Тик 1782 елларда Парҗыда 3 татар гаиләсе (22 ир һәм 24 хатын-кыз) яшәгән, дигән риваятьләр дә яши. 1891 елдагы документлардан удмуртлар белән татарлар сан буенча 1:3 күләмдә булганнар. 1897 елда биредә 40 татар гаиләсе булуы билгеле. 1903 елны татарлар авылда мәчет төзергә уйлагач, Вятка губерниясе: «Удмуртларны авылдан чыгарып җибәргәндә генә мәчет төзергә рөхсәт биреләчәк», – дигән шарт куя. Ул вакытта авылда бары 15 удмурт гаиләсе генә була. 1906 елда мәчет авылның күркенә әверелә һәм ул бүгенге көндә дә авыл уртасында балкып утыра. Авыл үсә, татар халкы да арта. Касимов, Бузиков, Фәйзуллин, Абашев фамилияләре барлыкка килә. Халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Элек-электән үк авылда агач эшкәртү, авылда йортлар, хуҗалык корылмалары ясау белән шөгыльләнүче һөнәри балта осталары булган. Авылның планы XIX гасыр ахырыннан үзгәрмәгән диярлек. Авыл алты өлешкә бүленгән: Абаул як, Югары як, Тау урам, Түбән як, Ар парза урам, Мулла урам. Мондый бүленеш бүгенге көнгә кадәр сак­ланып калган.

Парҗы урамнары

Ниһаять, мин дә Татар Пар­җысы авылында. Көне җәй ае кебек җылы, кояшлы. Шуңа күрә безне каршы алган «Глазов районы тарихи-туган якны өйрәнү музее комплексы» мәдәният учреж­дениесе директоры Рәйдә Иванова, «Сепычкар» район бүлеге музее мөдире Фәридә Касимова, «Кыңгырау» ансамбленең актив әгъзасы Раилә Касимова белән без авыл урамнарыннан иркенләп, хозурланып йөрдек.

1991 елда ук авыл урамнары асфальт белән түшәлгән, йортларга телефоннар кертелгән, су уздырылган. Бүгенге көндә дә Парҗы авылында йортлар төзек, күбесе заманча итеп җиткерелгән. (Глазов шәһәренә 20 чакрым ераклыкта булгач, кайтучылар күп). Өй алды бакчаларында матур чәчәкләр үсә. Һәрбер хуҗалыкта үсеп утырган балан куагы, аның тулып килгән җимешләре авылга тагы да ямь биреп утыралар. «Татарларның куагы, дибез. Бик тәмләп әзерлибез, яратып ашыйбыз», – диләр кызлар.Авылда өч чишмә бар: аринеш, авылинеш, абавыл инеш.

Та­ны­шуыбызны авыл уртасында ур­нашкан авылинештән башладык. Тау итәгеннән саркып торган чишмәләр түгәрәк күл хасил иткәннәр. Рәхәтләнеп казлар йөзеп йөриләр. Чишмәдә кер­ләр­­не юарга улагы да, бәләге дә бар. Тирән улактан суның тулып, мул булып агуын күргәч, үземнең дә кер чайкыйсым килеп китте. Олы паласларны югач, элеп куярга җайланмасы да бар. Олы мал суйганда, биредә эчәге дә юалар икән. Инеш өстендәге кечкенә өй дә, басмалары да яңартылган.

«Элекке авыл советы рәисе Ис­мәгыйль Хәмит улының бригадасы бу инешнең бурасын, басмаларын яңартып куйган иделәр. Хәзер балалары авылны ташламыйлар», – ди Фәридә Габдулла кызы. Кызганычка каршы, Исмәгыйль Касимов үткән елны вакытсыз вафат булган. Әмма бүгенге көндә авылдашлары аны сагынып искә алырлык эше калган.Ә абавыл инешенә төшкәч, нәкъ менә хезмәттәшем Фәридә Ха­физова сөйләгән хикмәтләргә тап булдым. Заманалар үзгәрсә дә, әмма Парҗыда һаман да йозаксыз кечкенә өйнең идәне астында консервланган банкалар саклана.

Яшермим, матур итеп тезелеп утырган банкаларны күргәч, берсен булса да, ачып, ашап карыйсы килде. Әмма ярамый. Парҗылылар кеше әйберләренә тимиләр. Югый­сә, авылга шәһәрдән күчеп кайтучылар байтак булса да, күз тимә­сен, бу гадәт сакланган. Абавыл инешенә дә юл чистартылган, чүп үләннәре чабылган. Раилә Әх­мәтзәки кызы һаман да әлеге чишмәдән көн дә су алып кайта икән. Бу көнне дә ул тешеңне сындырырлык чишмә суыннан курыкмыйча, керен дә чайкап күрсәтте, көянтә-чиләген тотып, чишмә суын да алып кайтты.

«Авылның яме ул – әбиләр, балалар, эшләүче кешеләр һәм мал-туар. Хәзер малларны үзебез өчен генә үстерәбез. Авылда сыер аз инде. Элек, әлбәттә, әбиләр урамга чыгып эскәмияләрдә утыра иделәр. Аларның өйдә эшләргә киленнәре, балалары булган. Ә хәзер бөтен эш үзебездә. Урамда утырырга вакытыбыз юк», – ди Раилә Әхмәтзәки кызы.

Авылда шулай ук һаман да ишекләрдә ялган йозаклар кую гадәте сакланган әле. Ә менә көт­мәгәндә генә килеп кергән кунакларны алар шишара пешереп сыйлыйлар икән. Шишара ул пе­ченье кебек. Ул сөт, йомырка, шикәр салып ясалган камырдан ясала. Камырны төрле формаларда кисеп, мичтә пешерәләр икән.

Мин Парҗы авылында тагын бер бик күркәм гадәткә тап булдым, монда авылны төзекләндерү фонды бар. Әле минем авылларда мондый фонд булуын беренче тапкыр ишетүем. «Һәрбер хуҗалыктан ай саен 100 сум акча биреп баралар, әлбәттә, бирми калдыручылар да бар. Әмма халыкның күп өлеше үзләреннән өлеш кертәләр», – ди Фәридә Габдулла кызы. Әйе, авылны карап, төзәтеп торулары Парҗы урамнарыннан үткәндә дә күзгә ташланды. Монда кешеләр үзләренең хуҗалыкларыннан тыш, яндагы мәйданнарны да карап, чис­тартып торалар.

Татар үзәге булачакмы?

Вакытында Татар Парҗысында мәктәп, балалар бакчасы, клуб, медпункт булган. Тик болар барысы да бер-бер артлы ябылганнар. Бүгенге көндә авыл халкына бәйрәмнәрдә җыела торган урын да калмаган. Без дә авыл халкы белән беседкада гына очраштык. Әмма киләчәктә бу проблема да хәл ителү алдында тора.

«Бүгенге көндә без ике проектта: «Инициативалы бюджет­лаштыру һәм Удмуртия респуб­ли­касының иң яхшы муниципаль проекты»нда җиңү яуладык. Беренче конкурста җиңгән өчен без­гә миллион җиде йөз кырык сум акча бирделәр. Бу акчага без клуб бинасын төзекләндерәчәкбез. Аның түбәсен яңартабыз, җылылык уздырылачак, идәне, диварлары яңартылачак. Икенче конкурста җиңгән өчен бирелгән 300 мең сум акчага сәхнә ясалачак, урындыклар алыначак. Баскычлар эшләнәчәк. Бу проектны тормышка ашыру өчен авыл халкы да үзеннән өлеш кертте. Монда Фәридә Габдулла кызы авыл халкы белән сөйләшеп, алардан 160 мең сум акча җыйды. Төзекләндерү эшләре ел ахырында тәмамланыр дип өметләнәбез. Без аны татар үзәге дип ачачакбыз», – ди Рәйдә Камил кызы.

«Парҗының элекке авыл картасы булдырылды. Үзәк ачылгач, без аны яңартып элеп куячакбыз. Яшь буын элекке авыл планына карап, әби-бабайларының кайда яшәгәнлекләрен күрерләр. Бездә Касимовлар, Рәхимовлар, Бузиковлар шәҗәрәсе бар. Боларны Габдулла Хәмит улы ясаган. Аның башланган эшен без дәвам иттек. Касимовлар җыенына кайткан бик күп кешеләр ул шәҗәрәләрне фотога төшереп киттеләр. Үзлә­ренеке иттеләр. Рәхмәтләрен бел­дерделәр. Татар үзәге музей, клуб ролен дә үтәячәк. Бездә «Кың­гырау» ан­самбле эшли. Иске клуб булганда спектакль куя идек. Татар телендәге китаплар, газета-журналлар белән баетырбыз. Җәй көннәрендә онык­лар кайта. Алар авылга кайткач, «рәхмәт» сүзләрен әйтергә, санарга өйрәнеп китәләр. Кечкенәдән ишетеп калсалар, оныт­мыйлар. Аларны да татар үзә­генә тартырбыз», – дип дәвам итте Фәридә Габдулла кызы.

«Яңарыш» дуслары

Газета укучылар белән без авыл уртасында матур итеп ясалган беседкада очраштык. Татар Парҗысында «Яңарыш» газетасын 46 кеше яздырып алдыра икән. Әлеге авылда безгә сирәк кенә язмаларын җибәргән, әмма каләме шома булган хәбәрчебез Салиха апа Касимова да яши. Тик ул көнне аның эше чыгып, Глазов шәһәренә киткән иде. Ул көнне без газета укучылардан нинди темалар кызыксындырулары хакында кызыксындык, теләкләрен тыңладык. Раилә Әхмәтзәки кызы газетабызны дөнья күрә башлаганнан бирле алдыра икән.

«Хәзер халык аралашмый, сөйләшми бит. Күбрәк рус телен куллангач, безнең телебез бик ярлы. Минем әнием төрле әйтемнәр кулланып сөйләшергә ярата иде. «Атым юк урамда, кайгым юк буранда», – дип әйтә торган сүзләрен бер дә онытмыйм. Шундый әйтемнәрен мин дәфтәргә дә төшереп куйдым. Халык телендә еш кулланылган әйтемнәрне урнаштырсагыз, телебезне баетырга бер ярдәмче булыр иде», – диде ул.

«Яңарыш» газетасында гореф-гадәт­ләребез турында язмыйлар. Кызганычка каршы, бик матур гадәтләребез югалып бара. Мәҗлескә җыелгач, без чәйне тәлинкәгә салып эчә идек. Хәзер бокаллар куялар да, шуннан гына эчәбез. Элек сөйләшкәндә «сеңелем, энем» кебек сүзләрне куллана идек. Ул сүзләр дә көндәлек тормышыбыздан төшеп бара. Яшелчәләрнең күбесен русча гына әйтәбез. «Яңарыш» газетасында бик күп рецептлар чыга. Аларны бик көтеп алабыз. Әмма ул рецептларны куллану өчен сүзлекне тартып чыгарырга туры килә. Газетага биргәндә яшелчәнең рус телендәге тәрҗемәсен дә бирсәгез бик яхшы булыр иде», – ди Сәлим хәзрәт.

Парҗы авылында 57 ел яшәгән Ясминә Рәхимова да газетаны ел саен яздырып алдыра икән. Ул тумышы белән Ижау шәһәреннән. Ясминә апа 35 нче мәктәптә белем алган. Китапханәче һөнәрен үзләштергәч, юллама белән бирегә килеп төпләнгән. Ясминә апа тәрбиячелеккә дә укыган. Ул биредә балалар бакчасында да, китапханәдә дә эшләгән. Ире белән ике ул үстергәннәр. Ясминә апага бүгенге көндә яңадан Ижауга яшәргә кайтырга тәкъдим итсәләр дә, ул Татар Парҗысыннан китмәс иде, чөнки ул авылның табигатен, гореф-гадәтләрен, халкын үз иткән. Ясминә апа «Яңарыш» газетасына һәрвакыт бер еллык итеп яздырырга тырыша икән. «Дин һәм әхлак», «Әдәби сәхифә»ләрне бик яратып укыйм. Намаз вакытлары булу бик яхшы. Кайчакта язмаларны укыгач, шалтыратасы килгән вакытлар була. Авылдашыбыз Салиханың язмаларын яратабыз. Мин элек эшем буенча һәрбер йортта булган кеше. Сөйләргә булдырам. Кулыма каләм алып язмалар язганым юк», – диде ул.

Безнең белән очрашуга килүче апа-абыйлар арасында Сәлим хәзрәттән кала, барысы да хатын-кызлар иде. Безне каршы алган һәм озатып йөрүче ханымнарга бу хакта искәртеп алгач: «Безнең авылда – матриархат. Оештырган чараларга ир-атларыбыз килергә мөмкин. Әмма милли тормышыбызны, башка төр чараларны оештыру эшләрендә бары хатын-кызлар гына җигелеп тарта», – ди Рәйдә Камил кызы.Әйе, элек-электән гаилә йөген, ил йөген тарткан ир-атлар дилбегәне хатын-кызларга тапшырдылар шул. Кызганыч, татар ир-атлары да заман шаукымына иярделәр. Парҗылылар да бу гадәтне саклый алмаганнар икән. Сәфәребез эчтәлекле булуы өчен дә кызларыбыз: Рәйдә Ивановага һәм Фәридә Касимовага рәхмәтләребезне әйтеп, юлга кузгалдык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100