Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиядән Мостафиннар «Милли киемнәрдә әни һәм балалар» Халыкара фотобәйгесендә җиңде
Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасында «Милли кием – гаиләнең күрке» дигән язма чыкты.
Әлеге фотосурәттә – «Милли киемнәрдә әни һәм балалар» 3 нче Халыкара фотоконкурсында җиңү яулаучы 5 балалы Раушания һәм Фәнис Мостафиннар гаиләсе.
«Безгә фотоконкурста катнашырга улыбыз Сәлим йөргән 116 нчы балалар бакчасыннан тәкъдим иттеләр. Тормыш иптәшем белән өйдә киңәшләштек тә, үзебезне сынап карарга булдык. Игезәк улларым өчен милли киемне үзем тектем, ә калганнарыбызга балалар бакчасыннан бирделәр. Балалар да, үзебез дә рәхәтләнеп, милли киемнәребезне киеп, көне буе иң яхшы фотоны ясау өчен тырыштык! Ә безгә ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт җиткерәсем килә», – ди Раушания Әхәт кызы.
Мәскәү шәһәренең Халыкара хатын-кызлар региональ берлеге оештырган конкурс агымдагы елда Россиядә яшәүче милләтләрнең мәдәни мирасына багышланган иде.
Фотопроектның максаты – төрле халыкларның тарихын, традицияләрен һәм мәдәниятен милли костюмнар аша күрсәтү, телләрне, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту.
Бөтен дөньядан 80нән артык милләтне күрсәткән 4192 фотосурәтнең 1200е генә бәйге шартларына туры килгән. Ә инде алар арасыннан бары тик 74 катнашучы гына җиңү яулаган.
Мостафиннар гаиләсенең әлеге җиңүчеләр арасында булып, милләтебезне лаеклы күрсәтүләре зур горурлык хисләре уята. Гаилә – милли тәрбиянең нигезе, дибез. Андый милли җанлы гаиләләр, балалар булганда, милләтебез киләчәге өметле. Мостафиннарны чын күңелдән котлыйбыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз