news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә Әгерҗе студентлары хөкем ителде

Яшүсмерләр колониягә озатылачак

(Әгерҗе, 21 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Удмуртиядә Әгерҗе көллиятендә укучы 17 яшьлек ике егет хөкем ителде. Яшүсмерләр шактый зур күләмдә наркотиклар сатуда гаепле дип табылды. Алар Удмуртия территориясендә наркотиклар белән тутырылган «закладкалар» таратып йөргән.

Җинаять эше барышында яшүсмерләрнең ата-аналары, шаһитлар сораштырылган, химик һәм дактилоскопик суд экспертизалары үткәрелгән.

Бер яшүсмергә бер ел гомуми режимлы төзәтү колониясендә, икенчесенә — ике ел тәрбия колониясендә үткәрергә туры киләчәк, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100