news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртия укытучысы: «Сәлам» дәреслеген үз иттек

Удмуртия укытучысы: «Сәлам» дәреслеген үз иттек
https://yanarysh.ru/

Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Ижевск шәһәреннән Фәвилә Ямалиеваның «Сәлам» дәреслеген үз иттек» дигән язмасы чыкты.

97 нче «Гармония» мәктәбе каршындагы Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда татар, таҗик, үзбәк, әзербайҗан, рус, удмурт балалары белем ала. Татар телен 2 нче сыйныфтан алып, 9 нчы сыйныфка кадәр өйрәнәләр.

Туган тел — һәркем өчен горурлык билгесе булырга тиеш һәм аны һәркем сакларга, якларга бурычлы. Ничек сакларга була соң? Телне югалтмас өчен һәр татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш. Аның өчен баланы гаиләдә татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Әгәр бала татарча сөйләшергә оялса, татарча тапшырулар карамаса, татарча газета-журналлар укымаса, Интернет аша татар массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтеп бармаса, язучыларыбызны, җырчыларыбызны, рәссамнәребезне белмәсә, кыйблаларын югалтачаклар.

Әлбәттә, ул вакытта телебез дә югала. Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк.

Безнең 97 нче «Гармония» мәктәбе каршындагы Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда татар, таҗик, үзбәк, әзербайҗан, рус, удмурт балалары белем ала. Татар телен 2 нче сыйныфтан алып, 9 нчы сыйныфка кадәр өйрәнәләр. Кызганыч, 1 нче сыйныфка килгән бала татар телен фән буларак өйрәнә алмый, бу фән уку планыннан күптән юкка чыкты. 1 нче сыйныф балаларына без татар телен дәрестән соң чара буларак, атнага бер тапкыр гына өйрәтә алабыз. (Беренче сыйныфта рус телле балалар 160 татар сүзен һәм 30 сөйләм калыбын үзләштерергә тиеш). Калган сыйныфларда татар телен ике төркемгә бүлеп өйрәтәбез. Чит милләт балалары арасында да тел белән кызыксынучылар шактый. Алар татар телендә узучы чараларда, олимпиадаларда катнашалар.

Соңгы вакытта татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар куллану турында еш кына бәхәсләшәбез. Бүгенге көндә дәреслекләрдән дә күп нәрсә юк. Әлбәттә, XXI гасыр баласын иске дәреслекләр белән кызыксындырып булмый. Методиканы үзгәртү кирәклеген, замана таләпләренә туры килгән яңа дәреслекләр чыгарырга кирәклеген Татарстан мәгариф министры үзе дә таный.

Мин үзем Казан шәһәренә баргач, китап кибетендә рус телле укучылар өчен «Сәлам» дәреслегенә юлыктым. Соңгы елларда мин бу дәреслек белән яратып эшлим. «Сәлам» – коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләнгән дәреслек. Яңа дәреслектә тел үзләштерү материалы бик җиңел тәкъдим ителә. Монда грамматик кагыйдәләрне ятлату юк. Иң мөһиме — сөйләшергә өйрәтү. «Сәлам» уку әсбабы өч китаптан тора: дәреслек, иҗади эш дәфтәре һәм укытучы өчен методик китап.

Укытучыга дигән китапта дәрескә тәкъдимнәр, уйнарга мөмкин булган уеннар, күнегүләр тупланган. Әлбәттә, мондый әсбап булганда, укытучыга дәрескә әзерләнү күпкә җиңелрәк. Моннан тыш, дәреслектә рәсемле сүз өйрәтү карточкалары, эш дәфтәре өчен стикерлар да бар. Замана таләпләреннән чыгып, интерактив дәреслек тә ясалган.
Укучылар табиб, кибетче дә булып уйныйлар.

Үзем дәрестә татарча гына сөйләшүне максат итеп куям. Русчага күчмәс өчен укучыга кул хәрәкәтләре, ишарәләр белән аңлатам. Моннан тыш күрсәтмә әсбаплар: эш дәфтәрләре, аудио-видео язмалар, бик күп схема-рәсемнәр, лото-доминолар ярдәмгә килә. Әлеге дәреслекне укучылар да үз иттеләр. Дәреслек авторлары киләчәктә дә укучыларыбызның рус телле булуын истә тотып, замана таләпләренә җавап бирердәй дәреслекләр нәшер итсеннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100