news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тышкы эшләр министрлыгы Латвия илчесенең ике атна эчендә Россиядән китүен таләп итте

Россия Тышкы эшләр министрлыгы Латвия илчесе Марис Риекстиньшуның ике атна эчендә Россиядән китүен таләп итте. Бу хакта ведомствоның телеграмдагы каналында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, 24 февральдән Латвия Россия белән мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен киметергә планлаштыра. Бу вакытка кадәр Россия илчесе республикадан китәргә тиеш. «Илчеләр үз миссияләрен төгәлләүне Ригада билгеләнгән датага кадәр көтәргә тиеш дип санамыйбыз», – дип билгеләп үттеләр моңа карата Россия Тышкы эшләр министрлыгында.

Тышкы сәясәт ведомствосында Латвия ягы провокациясенең нәтиҗәсез калмаячагын белдерделәр.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100