Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туймазы татар дәүләт драма театры Уфада гастрольләрен башлый
Туймазы татар дәүләт драма театры Уфада гастрольләрен башлый
(Уфа, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры коллективы бүген кич Уфада үзенең гастрольләрен башлый. Туймазылылар башкалада Милли яшьләр театры бинасы сәхнәсендә чыгыш ясый. Алар бу юлы Уфа тамашачылары игътибарына 6 спектакль алып килгән. 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк иҗади сәфәрләре барышында сәнгать осталары һәр көнне бер тамаша тәкъдим итә.
Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Фирзәт Габидуллин сүзләренчә, күпчелек тамашалар уфалылар өчен яңалык булып тора, чөнки алар соңгы ике иҗат сезонында гына сәхнәләштерелгән. Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” комедиясе, драматурглар Данил Салиховның “Сәер кеше”, Нәзифә Кәримованың “Үп мине, Зәйтүнгөл”, Наил Гаетбаевның “Җиһан карчык”, Хәй Вахитның “Яшьлек юллары”, Алексей Дударевның “Рядовойлар” пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләрне карап кинәнәчәк театр сәнгатен сөючеләр.
Бүген, гастрольләренең беренче көнендә, Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары тамашачыларга Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” комедиясен тәкъдим итә. Аны күренекле актриса, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының якты йолдызы Нурия Ирсаева сәхнәләштергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз