news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Туым җондызы” VIII фестивале җиңүчеләрен ачыклаячаклар

Сайлап алу турлары Алабуга, Кайбыч, Зәй, Чистай һәм Казанда уздырыла

 (Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). 17 гыйнвар көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында “Туым җондызы” – “Рождественская звезда” VIII фестивале һәм конкурсның гала-концерты була.

Конкурсның максаты – керәшен музыкаль иҗатын саклау һәм пропагандалау, халык җырларын башкаручы үзенчәлекле ансамбльләр һәм солистларны ачыклау. Анда солист-вокалчылар, фольклор ансамбльләр катнаша. Сайлап алу турлары Алабуга, Кайбыч, Зәй, Чистай һәм Казанда уза.

Татарстанның дистәдән артык каласы һәм районнары конкурска үзләренең катнашучыларын җибәрергә ниятли. Быел фестиваль географиясе шактый киң. Быелгы “Туым җондызы”на Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы һәм Башкортстан Республикасының Бакалы районыннан да артистлар килү планлаштырыла. Бу көннәрдә фестиваль туры уздырылачак һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алар “Этник вокал”, “Халык вокалы”, “Фольклор-эстрада вокалы”, “Фольклор ансамбль”, “Вокаль-инструменталь ансамбль”, “Инструменталь ансамбль” номинацияләрендә сайлап алына.

Җиңүчеләргә лауреат исеме бирелә һәм дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырыла, диелә ТР Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100