news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристлык кешбэгының көзге этабы башлану вакыты билгеле

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин туристлык кешбэгы программасының көзге этабы срокларын игълан итте. Аның буенча гражданнарга юллама бәясенең 20 процентына кадәр кире кайтаралар.

«Аны 1 октябрьдән башлап җибәрергә дигән карар кабул ителде. Ул 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк», - диде ул туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерү турындагы киңәшмәдә.

Бу чорда сәфәр кылырга кирәк булачак, ә круизлар өлешендә - 1 сентябрьдән алып навигация чоры тәмамланганчы. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Турлар 25 августтан сатыла башлый. Программада илнең барлык төбәкләре дә катнаша.

Мишустин сүзләренчә, көзге туристик кешбэк белән 600 меңгә якын кеше файдаланыр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100