news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристлар Новокузнецк татарларының милли көнкүреш бүлмәсендә булды

Новокузнецк татарларының милли көнкүреш бүлмәсенә «Краун – Тур» туристик компаниясендә катнашучылар килде.

Татар автономиясе вәкилләре Фәнзия Нуриева һәм Захря Шакирова музейның тарихи экспонатлары турында сөйләде, татар орнаментын ясау буенча остаханә үткәрде дпи хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Соңыннан кунакларга татарларның кунакчыл булуын күрсәттеләр – сөтле чәй һәм чәкчәк белән сыйладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100