news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристлар аз булган чорда субсидияләнәчәк маршрутларга Казан да кертеләчәк

Эчке туризмга, шул рәвешле, ярдәм күрсәтү аның үсешенә тагын да этәргеч ясаячак, дип саный Россия туристик операторлар ассоциациясе директоры

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия туристик операторлар ассоциациясе, эчке туризмны үстерү максатыннан, субсидияләнәчәк маршрутка Казанны да кертүне сорап, РФ Юл транспорты һәм Россия авиациясенә мөрәҗәгать итәчәк. Әлеге субсидияләнәчәк маршрутларны туристлар аз булган чорда гамәлгә кертү планлаштырыла.

Бу хакта бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында әлеге ассоциация директоры Майя Ломидзе хәбәр итте.

Ассоциация җитәкчесе 5 гыйнвар көнне Сочида РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан уздырылган утырыш нәтиҗәләрен искәртте. Аның сүзләренчә, эчке туризм үсешен тәэмин итү өчен 1994 елдан бирле файдаланылмаган чаралар кабул ителде. Бу туристик операторларга ярдәм итүне күздә тота.

Әлеге чаралар ике төрле булырга мөмкин: билгеле бер төбәкләрдән туристларны китергән өчен туристик операторларга субсидияләр түләү һәм транспорт чыгымнарын каплау (әлегә сүз авиабилетлар хакында гына бара).

“Әлегә Россия Юл транспорты министрлыгына кайсы шәһәрләрдән рейслар җибәрү, я булмаса, федераль бюджет тарафыннан компенсацияләнә ала торган урыннар блогын бүлеп бирү мөмкинлеге хакында тәкъдимнәр ява. Ассоциация тарафыннан юлланылачак тәкъдимдә, һичшиксез, Казан да булачак, - диде Майя Ломидзе. - Мондый яхшы күрсәткечләре генә түгел, ә мөмкинлекләре дә булган төбәккә бик тә ярдәм итәсебез килә”.

Аның фикеренчә, эчке туризмга, шул рәвешле, ярдәм күрсәтү аның үсешенә тагын да этәргеч ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100