news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристик маршрутка татар мәдәниятен күрсәтү дә кертелә

Туристик маршрутка татар мәдәниятен күрсәтү дә кертелә

(Төмән, 8 ноябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Тарихи Тубыл шәһәрен туристик шәһәргә әверелдерү буенча актив эш дәвам итә. Кремль эчендә төзеклек эшләре кайный, берьюлы 17 чиркәү торгызыла, тарихи татар бистәсендә урнашкан мәчет тә туристик мартшрутта үз урынын алачак.

Тубыл шәһәренең Сәфиулла Ильясов җитәкчелегендәге Себер татарлары мәдәният үзәге әзерләгән кызыклы, җанлы проект Тубыл шәһәре буенча туристик сәяхәтнең иң кызыклы сәхифәләреннән берсе булыр, дип көтелә.

Туристлар Мәдәният Үзәгенең капкасыннан кергәндә фонограммада рус язучысы Владимир Гиляровскийның шундый чсүзләре яңгырый: «О татарах надо знать больше – они у нас везде, и без татар российскую жизнь не поймешь...» Бина ишеге ачылганда баянда татар музыкасы яңгырый, милли киемнәр кигән кызлар кунакларны бавырсак белән каршы ала. Бавырсак тәмли-тәмли кунаклар фойега уза, бу вакыта Үзәк хезмәткәрләре инде «Кош кермәвеч» («Ручеек») уенын башлап җибәргән була, кунакларны да үз араларына бөтереп ала һәм кулга-кул тотынып тезелешкән кунакларны Равилә Кутумова җитәкләгән Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте музеена алып керә. Татарларның тормышын, көнкүрешен чагылдырган музей бүлмәсендә театральләштерелгән күренеш ачыла. Читтәрәк Алмаз Хәкимов балык ятьмәсе бәйләп утыра. Бу күренеш себер татарларының төп шөгыле - балыкчылыкны чагылдыра. Мич янында җырчы Наҗия Хәкимова «Сахраларда» җырын җырлый-җырлый эре баурсак «пешерә». Аннан соң кунаклар Роза Алимова җитәкчелек иткән «Мирас» иҗат лабораториясендә әзерләнгән сувенирлар күргәзмәсенә узалар. Якуб Зәнкиев музей-кабинетында кунакларны Фәния Абайдуллина каршы ала. Ул кунакларны китапханәгә озата.

Ахырда кунаклар концерт залында милли ашлар белән корылган өстәлләр янына чакырылалар. Чәй вакытында сәхнәдә театральләштерелгән күренешләр дәвам итә. Сәхнәдә кызлар өмә җырларын җырлый-җырлый юрган сыралар («Юрган күбү»), бу күренешне татар милли киемнәрен күрсәтү алмаштыра, Казан белән милли-мәдәни багланышларны чагылдырган «Казан кызлары» биюен профессиональ дәрәҗәгә үсеп җиткән «Дуслык» ансамбле башкара. Ахырда Себер ханлыгы һәм аның башкаласы Искер («Иске ер», ягъни «Иске җир»дән) шәһәре турында кыскача белешмә бирелә, «Сүзге» җыр ансамбле Тубылның һәвәскәр шагыйрәсе Гөлфизәр Габдрахманова сүзләренә өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе Җәмилә Рәхимова көен иҗат иткән «Искер») җырын башкара.

40-45 минутка исәпләнгән бу сәяхәт вакытында экскурсия кунаклары Мәдәният үзәге хезмәткәрләре иҗат иткән җанлы образлар аша Себер татарлары тарихының иң әһәмиятле битләре, көнкүреше, мәдәнияте, милли ашлары, белән танышып, җыр-моңнарын тыңлап, милли ашлардан авыз итеп өлгерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100